Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Милли уен уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз!"

Һәр чорның, һәр гасырның һәм һәр халыкның үзенең милли уеннары була. Без бүген үзебезнең , халкыбызның уеннарын уйнарга җыйналдык. Кичәбезне "Наза", "Без , без , без идек", "Буяу сату", "Йөзек салыш" кебек милли уеннар белән бизәдек. Кичәдә балалар белән беррәттән өлкәннәребез дә бик яратып уйнадылар. Өлкәннәребез балаларны өйләрен нән пешереп алып килгән милли ризыклар белән сыйларга да өлгерделәр.