Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Җырлап яшә авыл"

Курса Почмак авыл көнен уздыру безнең йолабызга әйләнә бара. Елда ераклардан шушы авылда туып үскән авылдашлар бәйрәмгә кайта. Быел яраткан язучыбыз Сания Әхмәтҗанова һәм Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов белән очрашуны да күздә тоттык һәм алар кунак булып очрашуга кайттылар. Сабантуй уеннары белән үрелеп барган бу бәйрәм чын милли бәйрәмебез.