"Андерсен әкиятләре илендә"
Бүген Курса Почмак авыл китапханәсендә чит ил язучыларының әкиятләрен кычкырып уку сәгате булып узды. Әти - әниләрнең вакытлары тыгын булу сәбәпле балаларыбызга әкият уку икенче урынга кала бирә. Ә бит шул әкиятләр аша тормышның иң төп кануннарына бала төшенә. Тугрылык , мәрхәмәтлелек, әшәке гамәлләр эшләргә ярамаганлыкны баланың күңеленә ачып сала. Без бүген Г.Х.Андерсенның "Дюймовочка" әкиятен укыдык. Аннан торып әңгәмә корып алдык һәм китап күргәзмәсенә обзор ясадык. "Әкият капчыгы " китап күргәзмәсе чит ил язучыларының әкиятләрен балалар ихтиярына тәкъдим итте.