"Тәрбия бишектән башлана"
"Тәрбия бишектән башлана". Бу кичәбезне балаларга ана телен бирү максатыннан үткәрдек. Без балаларыбызга ничек ана телен бирәбез? Татар халкының милли йолаларын балаларга җиткерү алымнары нинди? Гаиләдә ана телендә сөйләшү. Китап аша әлбәттә ана телен җиткерү беренче максат. Татар халкының милли йолалары да китап битләрендә генә чагылган бу гасырда ,милли йолаларыбызны яңарту , бездән соңгы буынга тапшырып калдыру безнең максат. Татар телендә китаплар укып, чигелгән сөлгеләр парады уздырып бу кичәдә балаларга һәм өлкән кешеләребезгә йолаларыбызны күрсәттек. Шулай ук "Мин ана телем ягында, мин ана телем сагында " китап күргәзмәсе дә куелды һәм обзор ясалды.