Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Кычкырып укулар"

     
       5 февраль көнне Сеҗе авыл китапханәчесе Сеҗе мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына  һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган кычкырып укулар оештырды. Чарага  олы класс укучылары чакырылган иде. Рус һәм татар язучыларының әсәрләре кычкырып укылды: М. Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Сандугач Һәм Чишмә", Дәүли Н. “Яшәү белән үлем арасында" (өзек), Алексеев С. П. ның  “Подвиг у Дубосекова”.