Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Һәрвакыт булсын Кояш!»

24 май көнне, без, Яңа Кенәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәрвакыт булсын Кояш!» дип исемләнгән мәгълүмат-танып белү сәгате үткәрдек. Балалар Кояшның алыштыргысыз энергия тәэмин итүче икәнен белделәр. Җирдә кояшсыз мәңгелек туңлык булыр һәм планетада барлык тереклек ияләре һәлак булыр иде. Кояш энергиясе үсемлекләргә кешеләр тормышы өчен бик мөһим фотосинтез ясарга ярдәм итә. Кояш энергиясе ярдәмендә күп кенә двигательләр, электр станцияләре, машиналар эшли. Кояш энергиясе җылылык, яктылык бирергә, су табарга ярдәм итә. Кояш табигатьтә су әйләнешендә катнаша. Бу һәм башка күп нәрсәләр турында чарада сүз барды.

Аннары балалар табышмак сорауларына җаваплар таптылар, кояш турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, кояш төп персонаж булган әдәби китаплар һәм әсәрләрне атадылар, «Кояш түгәрәге», «Кояш куяны» һәм башка хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара ахырында «Львенок и Черепаха» мультфильмын карадылар.