Будь здорова, книжка-таушалган китапларны яңарту
Китапханәбездә 4нче сыйныф укучылары белән китапларыбызга икенче сулыш бирдек. Балалар бик теләп таушалган китапларны ябыштырдылар. Китапның тарихы, килеп чыгышы турында сөйләп үтелде. Әлеге чараның максаты балада китап укуга кызыксыну уяту һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар белән вакытны күңелле һәм бик файдалы үткәрдек.