"Әти белән бергәләп" акциясе
“Робот-лампа - Рорерт”
Фән һәм технологик үсеш
Елы игълан ителгәч,
Тәрбияче апабыз
Бирде бит шундый киңәш:
- Ягез әле, балалар,
Без дә тырышып карыйк.
Төрледән-төрле, кызыклы
Кул эшләрен без ясыйк.
Кайттым, әйттем әниемә:
- Әни, мин робот ясыйм.
Ниләр кирәк буласын
Хәзер үк барлый башлыйм.
Минем карарны ишеткәч,
Аптырап куйды әни:
- Шул гына җитмәгән иде,
Уйлап таптың тагын ни?!
Әйе, әнием, дөрес әйтә!
Ни генә эшләнмәде:
Җимлек, сыерчык оясы,
Чигүле мендәрләре.
Төрле әкият герое –
Калмады шул берсе дә.
Инде хәзер робот ясыйм
Күрерсез әле менә.
Әти белән сөйләштек тә,
Тотындык аннан эшкә.
Кызып-кызып эшкә чумгач,
Йоклап киткәнмен менә.
Иртән күзләремне ачсам,
Робертым инде әзер.
Бер эштән дә курыкмыйбыз
Әтием белән хәзер.