“Гореф гадәтләрне яшәтик”
Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә оешкан “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы уңышлы гына эшли. Татар халкының онытылып барган йолаларын, гореф гадәтләрен яңадан торгызу максатыннан авылда бик күп төрле чаралар уздыра бу оешма.
“Гореф гадәтләрне яшәтик” дип исемләнгән китап күргәзмәсе -милләтебезнең югалып барган йолаларын, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен, яшәешь үрнәкләрен, киенү алымнарын халыкка кайтару, торгызу; милләтебезнең тел хәзинәсен гаиләләрдә саклап калу, ясле-бакчаларда ук телебезнең асыл хәзинәсе - бишек җырларын балаларга көйләү;
милләтебезнең тарихи хатирәләрен барлау, һәр гаиләнең шаҗәрәсен, авылларның, оешмаларның тарихларын булдыру максатыннан чыгып төзелде. Ул ел буена халыкка хезмәт итә.