“Быть добровольцем – это честь, большое сердце у них есть”

            Россиядә Волонтерлар көне 5 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итүчеләр бәйрәме буларак таныш. Хәзерге волонтерларның күбесе  махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егет һәм кызларыбызга ярдәм итәләр. Безнең авылда өч волонтер группасы эшли. Беренчеләрдән булып бу эшкә алынган Гарипов Ленар белән, аның хатыны Алсу ханымны үзебезгә кунакка чакырдык. Ленар әфәнде үзе дә сугыш юлларын узган, армия хезмәтен Әфган сугышы вакытында үткән. Илебездә өлешчә мобилизация башлану белән ул инде уннарча мәртәбә гуманитар ярдәм белән барып кайтты. Ә хатыны Алсу ханым авыл халкыннан килгән ярдәмне туплап, егетләргә посылкалар тутыра. Очрашу барышында алар бу эшнең ни дәрәҗәдә кирәклеген, сугыш кырында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән егетләр өчен бу эшнең файдасы турында сөйләделәр. Ленар әфәнде анда күргәннәрен сөйләде.

         Мондый очрашулар әйләнә – тирәбездә патриотлар тәрбияләүдә зур өлеш кертә.