Гомер көзең алтынга тиң...

         Безнең Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында уздырылган бәйрәм кичәсе белән башланып китә. Быел да без бу матур традициягә тугъры калып, 1 октябрь көнне бәйрәм концерты уздырдык. Концертта яшь үзешчәннәребез беренче сыйныф укучылары матур теләкләрен җиткереп, матур биюләрен бүләк иттеләр. Сәхнә ветераннары: Алсу Терентьева, Даимә Хакимова, Илдар Файзрахманов, Булат Галиев, Рүзәл Муртазиннар үзләренең мтур җырларын бүләк иттеләр. Балалр иҗаты йорты каршында эшләп килүче “Ләйсән” бию төркеменең дәртле биюләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәхнә нуры” дип исемләнгән драмтүгәрәккә йөрүче китапханәчеләр тарафыннан куелган скетч залда утырган апаларыбызны яшь вакытларына кайтарды.