“Россия – славная наша держава”
Илнең иң төп бәйрәме алдыннан Ватан турында сөйләшү өчен аудитория җыю безнең китапханәнең яхшы традициясенә әверелде. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Россиянең тарихын, мәдәни мирасын популярлаштыру — үсеп килүче буын белән эшләүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шул уңайдан, без акыл көрәше квиз- уены уздырдык. Очрашу илебездә билгеләп үтелә торган бәйрәмнең тарихы турында сөйләүдән башланды. Китапханәче Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз кануннары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында тулы мәгълүмат бирде.
“Бу минем - Россиям!” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, күргәзмәгә куелган китаплар буенча әңгәмә кордык.
Мероприятиенең икенче өлеше акыл көрәше квиз – уены белән дәвам ителде. Укучылар ике командага бүленеп, илебезнең тарихы һәм бүгенгесе турында булган белемнәрен күрсәтергә тиеш булдылар. “Передай другому”, “Поезд”, “Волна”, “Змейка”, “Бой скороговорок” дип исемләнгән бәйгеләрне үтеп, катнашучылар илебез турындагы белемнәрен тагын да ныгыттылар.