Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘЛӘРДӘН КҮӘТ АЛГАН ШӘХЕС

Китапханәдә СССР Дәүләт премиясе һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы, татар әдәбияты классигы Гомәр Бәширов тууына 125 ел тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Аның иҗаты татар халкы мәдәниятенең алтын фондына керә. Кунаклар авторның биографиясе, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәче «Җидегән чишмә» җырының барлыкка килү тарихын сөйләде. Чарада катнашучылар замандашларының язучы турындагы истәлекләрен, шулай ук Г.Бәшировның үзенең тавышы язылган аудиоязманы тыңладылар. Чарада автор әсәрләреннән өзекләр, язучының замандашларының җырлары һәм шигырьләре яңгырады. Кунакларга автор әсәрләре буенча викторина, шулай ук махсус әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.