Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Могҗизалар кыры"

Якты Көн авылында "Могҗизалар кыры" үтте. Уенда катнашучылар - Якты Көн авылының иң кыю һәм зирәк апалары, кызлары булдылар. Телевизион уендагы кебек үк, уенда 3 турда өчәр уенчы катнашты. Катнашучылар «Могҗизалар кыры» уенының барлык сынауларын да лаеклы рәвештә үттеләр. Турлар арасында җырчы кызлар үзләренең матур җырларын башкардылар. Җиңүче- Бакиева Раушания апаны чын күңелдән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне ирештерәбез.