"Татарча диктант" акциясе
Кәче авыл җирлеге мәдәният хезмәткәре һәм китапханәбезнең актив укучылары "Татарча диктант- 2025" акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты- татар телендә хатасыз язу, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү булып тора. Әлеге акциядә катнашучылар галим, фикер иясе Каюм Насыйриның "Кабуснамә" әсәреннән өзекне яздылар.