Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Өлкәннәр көне белән котлау

Авыл җирлегендә озак еллар эшләп бүгенгесе көндә лаеклы ялда булучы хөрмәтле өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы исеменнән бәйрәм белән котладык.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!