Язучы Мөнирә Сафина белән очрашу "Бер күрешү - үзе бер гомер"
19 нчы апрель көнне Якты-көн авылы клубында якташыбыз, “ Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының мөхәррир урынбасары, журналист, язучы – Мөнирә апа Сафина белән очрашу булды. Әлеге очрашуда без якташ язучы белән якыннанрак танышып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап таптык. Кечкенә йолдызларыбыз үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Кичәбез ахырында Якты-көн авылы халкы Мөнирә апа Сафинаның "Безне дә онытмагыз" спектаклен күрсәтте.