Литературная мозаика "Приключения в сказочном королевстве"
Икенче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Күркәм бәйрәм уңаеннан Якты көн авылы клубы белән берлектә балалар белән тылсымлы әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдык. Кече яшьтәге укучыларыбыз өчен китап иле бик кызык булу сәбәпле, аларның китапка мәхәббәтләрен арттыру теләге белән, китапларны ничек уку,ничек саклап тоту кагыйдәләре турында да әңгәмә уздырдык.