Встреча с писательницей Г. Назметдиновой “Әле генә бала идек”
21 нче март көнне Кәче балалар бакчасы белән берлектә Наласа авылында яшәп иҗат итүче, күп еллар туган авылы китапханәсе мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе Нәҗметдинова Гөлчирә Мәхмүт кызы белән җылы һәм эчтәлекле очрашу булып узды.
Очрашу барышында балалар Гөлчирә апа Нәҗметдинова иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, матур җыр һәм биюләре белән чыгыш ясадылар.
Шагыйрә сорауларга җавап биреп, үзенең иҗаты белән таныштырды.
Хөрмәтле Гөлчирә апа! Әлеге очрашуга килүегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Иҗатыгызда яңадан-яңа очышлар теләп, укучыларыгыны гел сөендереп торуыгызны теләп калабыз.