Әдәби-музыкаль кичә "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле соң, бигрәк тәмле бәрәңге!"
Якты көн авылында "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле соң, бигрәк тәмле бәрәңге!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмебездә бәрәңге тарихы белән таныштык, төрле конкурсларда катнаштып, матур концерт номерлары тыңладык. Кичә алдыннан өлкәннәргә һәм балаларга конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурсларда актив катнашып, бүләкле урыннан яулаган, чәй табынына бәрәңгедән пешергән төрледән төрле ризыклар алып килгән авыл халкына олы рәхмәтебезне ирештерәбез!