Халыкара өлкәннәр көне белән котлау
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменнән Кәче авылы китапханәсе тормышына 34 ел гомерен багышлаган Бариева Дилә апаны бәйрәм белән котладым.
Хөрмәтле Дилә Ирековна! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет юлдаш булсын! Сезне яратучы һәм сезнең хакта кайгыртучы тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын. Якыннарыгызның уңышларына сөенеп, күтәренке кәеф белән озын-озак гомер итүегезне теләп калам!