Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Литературно-музыкальный вечер "Әткәй шикәр - әнкәй бал"

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кәче мәдәният йортында "Әткәй шикәр - әнкәй бал" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәдә 43 ел иңне иңгә куеп гомер итүче Шәрәфетдин абый белән Айсинә апа, күпләргә үрнәк булып 47 ел бергә гомер итүче Фәтхрахман абый белән Гөлира апа, яшьлектәге олы мәхәббәтләрен саклап калган 47 ел бергә гомер итүче Мәхмүт абый белән Гөлсия апа катнаштылар. Әлеге күркәм гаиләләргә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якыннарының хөрмәтен тоеп озак яшәүләрен теләп калам!