"Көзләр ямьле,сезнең белән!"
Алтын көз...Күп кенә олы кешеләр үзләренең тормышларын менә шушы ел фасылына тиңлиләр.Һәр ел фасылының үз матурлыгы.Көз үзенең мул уңышы белән сөендерә.Кичәбез бәйге рәвешендә барды. Өлкәннәребез бик теләп катнаштылар."Гомер көзләре нурлы булсын" исемле китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.
Еллар алга бара ,күңелегез һәрвакыт яшь булып калсын диеп кичәбезне тәмамладык.Кичәдән һәркем канәгать калды.