" Тукайны бергәләп укыйбыз "
Әлеге проект кысаларында безнең китап укучыларыбыз Габдулла Тукайның "Ай һәм кояш " дип исемләнгән танылган шигыре белән таныша алдылар.Чарада катнашучылар шигырьне укып кына калмадылар , аның тирән эчтәлеге турында да фикер алыштылар , әсәрнең символизмы һәм фәлсәфи мәгънәсе темаларына кагылдылар.
" Милләтемнең бөек улы син!" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды , анда Габдулла Тукай әсәрләре , шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм тикшеренүләр тәкъдим ителде.