Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Волшебный новогодний карнавал»

Яңа ел- балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме. Аны һәр йортта түземсезлек белән көтәләр, аңа бик озак һәм җентекләп хәзерләнәләр. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә китапханәдә балаларга Яңа ел бәйрәмен кәефе тудыру, аларны иҗатка тарту максатында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар актив катнаштылар, бик зур тырышлык күрсәтеп матур рәсемнәр ясадылар. Алар Кыш Бабай белән Кар Кызын, Яңа ел чыршысын, кар бөртекләрен, күңелле әкият персонажларын ясадылар. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.