Изге эшләргә!
Хәйрия ярминкәсе үтте. Авылдашларыбыз үзләренең бакчаларында булган уңыштан, үзләре җитештергән продукциядән өлеш чыгардылар, кул эшләрен алып килделәр. Хезмәтләре белән тырышучыларга, вакыт табып килеп сатып алучыларга рәхмәт яусын. Ярминкәдә сатылган товарлардан 6500 сум акча тупланды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен файдаланылачак.