Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Дөньялар тыныч торсын!

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл янында узды. Китапханәче 22 июнь датасы, аның әһәмияте турында сөйләде. Балалар сугыш турында саннар һәм фактлар аша белделәр: сугыш китергән җимергеч масштаблар, шулай ук озак көтелгән Җиңү өчен көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары, шулай ук йөзләрчә мең кеше гомерен саклап калган дүрт аяклы геройларның катнашуы турында сөйләнде. Катнашучылар гаиләләрендәге бу елларда исән калган яки һәлак булган туганнарыны турында сөйләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салдык.