Шигырь - минем халәтем
Китапханәдә Югары Пошалым авылында яшәп иҗат итүче Ренат абый Шәрәфиев белән очрашу узды. Халык күңеленә хуш килә торган, мәгънәле дә, уйландыра торган да, матур шигырьләр авторы Ренат абыйның шигырьләрен авылдашларыбыз укыды, матур җырлар, шигырьләр белән уралып барды кичәбез. Шигырьләре гүзәл туган ягыбыз табигатен сакларга-яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өйрәтә. Шуңа күрә дә шигырьләрен укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Кичәбездә аның шигырьләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укыды. Төрле яшьтәге кешеләр дә аның иҗатында үзенең күңел халәтенә туры килгән шигырьләрне таба ала.
Кичә җырлар белән үрелеп барды. Ренат абый үзе дә шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Улы Рамил белән оныгы Раязның әтиләре – бабалары иҗаты буенча төзелгән шигъри – музыкаль композиция кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. Очрашуга килгән тамашачыларның күз очларына эленгән күз яшьләре, чын күңелдән теләгән изге теләкләре, кызыксынып биргән сораулары – болар барсы да бу кичәнең уңышлы булуы, авылдашыбызның иҗатының киләчәге уңышлы булачагын күрсәтүче бер билгедер мөгаен.