Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Югары Курсада музей ачылды

Бүген Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылды. Шушы ук бинада  китапханә дә урнашкан.

Тантаналы чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кайткан иде. Шулай ук район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.