«Китапстан»
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 200 китап укучысы, Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашты. Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, юл күрсәткеч буенча хәрәкәт итеп, үзләренең китап укуда алга хис-кичерешләрен билгеләп һәм параллель рәвештә төрле биремнәр үтәп бардылар. Һәр яшь категориясеннән бер укучыны (6+; 11-16 яшь; 10 һәм 11 сыйныфлар) сайлап алып: Маликова Алисә (Саба гимназиясе), Тимергалиева Лиана (Саба урта мәктәбе), Ахметшина Дилә (Саба гимназиясе) буклетлары Татарстан Республикасының иң күп укучы номинациясенә юлланды. 13нче сентябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә, җиңүчеләребезгә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әзерләгән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.