«Халкыбызның милли бизәкләре»
17 марта Сабинская районная детская библиотека совместно с методическим отделом провела познавательный час «Халкыбызның милли бизәкләре» для детей подготовительной группы детского сада № 6 «Балачак», посвященный Году сохранения народного искусства и культурного наследия в России в 2022 году. Мероприятие началось с обзора выставки «Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы» на которой были представлены национальные головные уборы и обувь. Дети играли в игру «Тюбетейка», собирали пазлы с изображением передника и камзола. А во второй части мероприятия для детей был организован мастер-класс, где дети с национальными узорами украшали заранее подготовленный макет передника и камзола.
Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган.
Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.
17нче март көнне Саба район балалар китапханәсе, методик бүлек белән уздырган чара да балаларда милли киемгә, татар халык орнаментына карата кызыксыну уяту, милли уеннарны искә төшерү булып торды. 6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен 2022ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, "Халкыбызның милли бизәкләре" -танып-белү сәгате, мастер-класс үткәрелде. Чара "Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы" - күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Түбәтәй белән калфакка мәгълүмат бирелеп, балалар "Түбәтәй" уенын уйнадылар, алъяпкыч һәм камзул рәсеменнән пазл җыйдылар. Ә чараның икенче өлешендә балаларга алдан катыргыдан киселгән алъяпкыч, камзул макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.