"Халкыбызның милли бизәкләре"
17 февраля Сабинская районная детская библиотека совместно с методическим отделом провела познавательный час «Халкыбызның милли бизәкләре» для детей подготовительной группы детского сада № 4 «Кыңгырау», посвященный Году сохранения народного искусства и культурного наследия в России в 2022 году. Мероприятие началось с обзора выставки «Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы» на которой были представлены национальные головные уборы и обувь. Дети играли в игру «Тюбетейка», собирали пазлы с изображением тюбетейки и женского головного убора калфак. А во второй части мероприятия для детей был организован мастер-класс, где дети с национальными узорами украшали заранее подготовленный макет тюбетейки и калфака.
Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган.
Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.
17нче февраль көнне Саба район балалар китапханәсендә узган чара да балаларда милли киемгә, татар халык орнаментына карата кызыксыну уяту, милли уеннарны искә төшерү булып торды. 4нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен 2022ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, "Халкыбызның милли бизәкләре"-танып-белү сәгате, мастер-класс үткәрелде. Чара "Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы"- күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Түбәтәй белән калфакка мәгълүмат бирелеп, балалар "Түбәтәй" уенын уйнадылар, түбәтәй һәм калфак рәсеменнән пазл җыйдылар. Ә чараның икенче өлешендә балаларга алдан катыргыдан киселгән түбәтәй, калфак макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.