"Риза ишморат-120"
1 ноябрь көнне Район китапханәсендә “Риза Ишморат -120” китап күргәзмәсе оештырылып күзәтү үткәрелде.Язучының драматург буларак иҗади йөзен билгели торган төп пьесалары аның 1966.1967 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән ике томлык «Сайланма әсәрләр»ендә, «Пьесалар» (1953), «Гүзәл син, хәят» (1973), «Моңлы сазым» (1983), «Килер ул якты көн» (1993) исемле күләмле җыентыкларында урын ала.Татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда – Татарстанның, ә 1983 елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.