“Без татарлар, туган телебез – татар теле!"
2021 ел Рәсәй һәм Татарстан буенча туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы белән берлектә “Без татарлар, туган телебез – татар теле!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында утырыш булды. Очрашуда “Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире Исмагилов Рөстәм Габдрәүф улы, РОНОда милли эшләр буенча белгеч Гайнуллина Ләйсән Фәрит кызы, Саба гимназиясенең ата-аналар комитеты рәисе Хәбибуллин Камиль Рәшит улы, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, ветераннар советы рәисе Ильясов Фәнил Ильяс улы катнаштылар. Өстәл артында утырган һәрбер кеше татар теленең бөеклеге, байлыгы, халкыбызның милли аңын үстерү, балаларыбызда милләт өчен горурлык хисләрен булдыру, телебездә матур чиста итеп сөйләшә белү турында үз фикерен әйтте.
2021 год в России и в Татарстане объявлен годом родных языков и народного единства. В честь этого в читальном зале Сабинской районной библиотеки для клуба “Өлкәннәр” был проведён “круглый стол” под названием “Без татарлар, туган телебез – татар теле!”. Для участия в беседе были приглашены главный редактор газеты “Саба таннары” Исмагилов Рустем Габдрауфович, специалист по национальным делам в РОНО Гайнуллина Ляйсан Фаритовна, председатель родительского комитета Сабинской гимназии Хабибуллин Камиль Рашитович. Собравшиеся за круглым столом вели разговор о прошлом и настоящем родного языка, о воспитании в детях чувства любви, уважения и гордости к родному языку и др. Встреча прошла очень воодушевлённо и всем по душе.