”Кем булса да – кеше булыгыз!”
18 марта 2021 года отмечается 85 лет со дня рождения татарской поэтессы, педагога, автора многих известных песен, лауреата Государственной премии РТ им. Г. Тукая Клары Гарифовны Булатовой. В честь этого события, 17 марта в читальном зале районной библиотеки совместно с клубом «Сюембике», был проведен вечер поэзии и песнипод названием ”Кем булса да – кеше булыгыз!” . Библиотекарь Э.В. Мухаметшина рассказала о жизни и творчестве поэтессы, провела обзор книжной выставки «Сандугачлар кызы – Клара Булатова». Был показан документальный фильм про судьбу К.Булатовой, проведена викторина, показаны клипы к песням «Якын дустың барын онытма”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Гармун” и др.
18 март көнне татар халкының моңлы сандугачы, күп кенә җырлар авторы, шагыйрә, педагог, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Клара Булатованың тууына 85 яшь. Шул уңайдан 17 март көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә”Кем булса да – кеше булыгыз!” дигән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән, «Сандугачлар кызы – Клара Булатова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Клара Булатова язмышын яктырткан документаль фильм күрсәтелде. Кичә ахырында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның иң танылган җырларына клиплар карадылар һәм үзләре дә җырга кушылдылар: «Якын дустың барын онытма”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Гармун”, “Нәдер яшьләре”, “Дүрт кыз” һәм башкалар.