Центральная библиотека им.А.Каримуллина

“Җилдәй җитез узып киткән гомер...”

 

4 март көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Гатауллин Мәгъдәнур Һидият улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Җилдәй җитез узып киткән гомер...”дип аталган  чара уздырылды.

Мәгъдәнур  Һидият улы югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес. “Сельхозтехника”  берләшмәсендә илле  еллык  стажы булган, үзенә  алмаш  әзерләп,  эшен 72 яшендә механика  участогы цехы начальнигы булып тәмамлаган хезмәт батыры ул. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен: Саба  МТС директоры Илшат Миннебаев;  Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова; “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мубаракова; ”Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Фәнил Мәүлетов; якташ шагыйрә Миннегөл Манихова; “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе Габит Фәрхетдинов җиткерделәр. Мәгъдәнур абый яшь чакларын искә төшереп, китапханәне яңгыратып тальян гармунында моңлы көйләр яңгыратты. Саба район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлзилә Нурмөхәммәтова “Гомерләр үтмәгән” (баянчы Искәндәр Вәлиев)  җыры аша кичәгә ямь өстәде. Чара ахырында Саба район үзәк китапханәчеләре Мәгъдәнур Һидият улына  якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

 

 

    4 марта в Сабинской центральной районной библиотеке, прошел вечер “Җилдәй җитез узып киткән гомер...”, посвященный  80-летнему юбилею Гатауллина Магданура Хидиятовича.

Магданур Хидиятович человек, достигший высокого уровня своим самоотверженным трудом, имеющий пятидесятилетний стаж работы в предприятии ”Сабинская МТС".  Герой Труда Гатауллин Магданур в 72 года завершил свою деятельность начальником цеха механического участка. С поздравительным словом выступили: директор Сабинской МТС Ильшат Миннебаев; директор Сабинской ЦБС Лейсан Билалова; руководитель телерадиокомпании “Саба дулкыннары” Альфия Мубаракова; ответственный секретарь газеты ”Саба таңнары”  Фаниль Мавлетов; поэтесса Миннегуль Манихова и руководитель клуба “Өлкәннәр” Габит Фархутдинов.

Юбиляр, вспоминая свои юношеские годы, сыграл веселые песни на гармони. В исполнении Гульзилы Нурмухаметовой (баянист Искандер Валеев) прозвучала песня “Гомерләр үтмәгән”. В завершение мероприятия библиотекари Сабинской районной библиотеки исполнили песню.