"Афганистан – война без фронта"
15 февраль –интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан, 18 февраль көнне Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы өчен “Әфганстан – фронтсыз сугыш” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Очрашуга Әфган сугышында катнашкан ике якташыбыз Сабадан Ягъфәров Раиф Миннерәис улы һәм Төбәк авылыннан Бикмиев Фәһим Тимергали улы килделәр. Алар үзләренең сугыш вакытындагы кичерешләре белән уртаклаштылар. Бикмиев Фәһим үзе шагыйрь, гармунда уйнап бик матур итеп җырлый да. Ул үзенең яңа гына “табадан төшкән” “Яшик әле” дигән, 100 дән артык шигырь һәм бәетләр тупланган китабын тәкъдир итте, Әфган сугышына багышланган шигырьләрен укыды. Үзе иҗат иткән, Рәйсә Имамиева көй язган, әниләргә багышланган җыр җырлады. Кичә барышында бирелгән бик күп сорауларга килгән кунакларыбыз эчтәлекле җаваплар бирделәр. Әлеге очрашу “Өлкәннәр”ебезнең күңелендә якты эз калдырды.
15 февраля –День памяти воинов-интернационалистов. В связи с этим, 18 февраля для клуба “Өлкәннәр” в Сабинской районной библиотеке был проведен патриотический час “Афганистан – война без фронта”. На встречу пришли два наших земляка-участника Афганской войны Ягфаров Раиф Миннераисович из Сабы и Бикмиев Фагим Тимергалиевич из деревни Тюбяк. Они поделились своими впечатлениями от войны. Бикмиев Фагим – пишет стихи, прекрасно поет, играет на гармони. Он презентовал свою книгу “ Яшик әле ” , в которой собраны более 100 стихотворений и рассказов, посвященных Афганской войне. Гости содержательно ответили на вопросы, заданные в ходе вечера. Эта встреча оставила яркий след в душе присутствующих.