“Чехов – это Пушкин в прозе”.
30 январь көнне, бөек рус язучысы А.П.Чеховның тууына 160 ел тулу уңаеннан, район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клуб берләшмәсе өчен, “Чехов – яхшы табиб һәм язучы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсе янында язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде, аның тормышындагы кызыклы вакыйгалар укылды. Әңгәмә барышында викторина үткәрелде.