"Шаян һәм Наян маҗаралары" балалар иртәсе
1 апрель көнне “Ромашка” балалар бакчасында “Шаян һәм Наян маҗаралары” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылды. Клоуннар балаларга татар шагыйрьләренең китапларыннан күңелле шигырьләр укыды.Самолет канатындагы сорауларга җаваплар бирелде, җитезлек буенча ярыш уздырылды.