"Табын серләре" мастер класс
2019 ел эшче профессияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 20 март көнне балалар күңелендә хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ресторанда офециантка булып эшләүче Зөһрә Фазлыева белән очрашу булды. Ул үзенең хезмәте турында бик матур чыгыш ясады, балаларда бу хезмәткә карата мәхәбәт уятырлык итеп өстәл әзерләү,ризык хәстәрләү серләре турында сөйләде.