"Очрашулар көтеп яши күңел" очрашу кичәсе.
27 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә ике авыл “Ак калфак” берләшмәсенә өйрүчеләрнең “Очрашулар көтеп яши күңел” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Очрашу барышында Иләбәр авыл китапханәсе белән таныштык,“Бәлеш бәйрәме”ннән өзекләр карадык, халкыбызның борынгы уеннарын уйнадык. Чәй табыны артында дәвам иткән очрашу күңелләрдә якты хисләр калдырды.