Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Туган телем- серле тел"

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.Мәдәният йортында уздырылган “Туган телем- серле тел” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә кысаларында тамашачылар халык аваз иҗаты белән таныштылар, тел турында шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңладылар, мәкальләр әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләнде, шулай ук татар халык әкиятләре дә читтә калмады. Халык җырларыннан саналган иң бөек булган ”Туган тел”җырын күмәкләп җырладылар.