"Серле сандык" фольклор кичә
5 февраль көнне Явлаштау авыл "Ак калфак" берләшмәсенең чираттагы утырышында "Серле сандык" дип исемләнгән фольклор кичә күрсәтелде. Кичә барышында балалар һәм өлкәннәр "Матурлык иленә юл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, чиккән сөлге, кулъяулык, алъяпкыч, читек, борынгы күлмәк, чигүле мендәр тышлары күреп хозурландылар, алар турында тыңлап халкыбыз күңел сандыгының никадәр бай булуын күрделәр, халкыбызның мөнәҗәтләрен, җырларын тыңладылар. Кичә ахырында армиядән кайтып кергән солдатның туган илне сагыну сүзләре ,чиккән кулъяулыкларның кадерле булуы балалар күңеленә хуш килде.