"Бер күрешү- үзе бер гомер" очрашу кичәсе
29 январь көнне Явлаштау авыл китапхнәсендә "Бер күрешү- үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга Иләбәр авылы " Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апалар килделәр. Явлаштау авылының "Аккалфак" берләшмәсенә йөрүче уңган апалары аларны матур итеп каршы алдылар, күңел нурын, җан җылысын кушып эшләгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырдылар. Милләтебезнең символы булган сөлге, кулъяулык, алъяпкычлар турында бик матур чыгышлар ясалды. Ике авыл ханымнары бер- берсе белән ярышып крассворд чиштеләр , Килгән кунакларга М. Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакленнән өзек күрсәтелде. Чәй табыны артында күңелле әңгәмә оештырылды. Татар халык биюләре очрашуны тагын да ямьләп җибәрде.