Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Кичә “Аклыкка илтсен юллар”

Ураза-бәйрәм –  Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе, аны гасырлар буе дөньяның төрле почмакларындагы мөселманнар зур ихтирам белән каршы алалар. Ул Рамазан аеның тәмамлануын символлаштыра, безгә яңарыш, рухи чистану шатлыгын бүләк итә һәм рәхимлелек, сабырлык кебек мөһим сыйфатларны искә төшерә.

20 мартта Явлаштау авыл клубы, китапханә һәм мәчет хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәмнең беренче өлеше безнең кече кунакларга багышланды. Балалар зур теләк белән пряниклар бизәү буенча мастер-класста катнаштылар, аннары аларны аниматорлар белән күңелле уен программасы көтте.

Фойеда Рамазанга, туган авылга һәм мәчеткә багышланган шигырь бәйгесендә катнашучыларның иҗат эшләреннән күргәзмә эшләде. «Авылым догасы» дип аталган «Теләкләр агачы» аеруча игътибарны җәлеп итте. Һәр кунак анда үзенең иң изге теләкләрен һәм Аллаһка рәхмәт сүзләрен калдыра алды.

Бәйрәмнең икенче өлешен Инсаф-хәзрәт җылы котлау сүзләре белән тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Кунаклар өчен тәэсирле театральләштерелгән күренеш күрсәтелде, матур мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады, шулай ук «Башваткыч» дигән кызыклы уен уздырылды. Чара шигырь язучылар бәйгесендә катнашучыларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

Бәйрәм бик уңышлы узды! Катнашучылар  уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.