Шигъри бәйге
Бик тиздән көтеп алынган бәйрәмебез — Ураза гаете җитә. Шул уңайдан, авылдашларыбыз арасында ШИГЫРЬ КОНКУРСЫ игълан итәргә булдык!
Конкурсның шартлары мондый:
1. Явлаштау авылы, мәчете, ураза гаете, Рамазан ае темаларыннан күңелегез теләгәнен сайлап, шигырь иҗат итәргә;
2. Әлеге иҗат җимешегезне 5марттан 18 мартка кадәр 89083370788 номерына (телеграм, макс) җибәрергә яки кулдан язган очракта Явлаштау мәдәният йортына алып килергә;
Иң матур шигырь иҗат иткән кешеләрне 20 мартта, Явлаштау мәдәният йортында узачак бәйрәм чарасында бүләкләячәкбез!
Бәйрәм турында тулырак соңрак сөйләрбез! Әлегә шигырьләрегезне көтеп калабыз!