Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Афзал Шамов иҗаты буйлап әдәби сәяхәт

Афзал Шамов иҗаты буйлап әдәби сәяхәт

9 мартта Явлаштау авыл китапханәсендә язучының тууына 125 ел тулу уңаеннан «Афзал Шамов иҗаты буйлап сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Чарада катнашучылар әдипнең тормышы һәм әдәби мираста тирән эз калдырган иҗаты белән таныштылар.  Китапханә кунаклары җылы һәм уңайлы шартларда Афзал Шамов геройлары турында әңгәмәдә кордылар.

Очрашу вакытлы матбугатның яңа басмалары белән танышу белән тәмамланды. Катнашучылар безнең китапханәдә булган газета-журналларның яңа саннарын карый алдылар.