Әдәби алан
Район китапханәсе оештырган “Әдәби алан” проекты эшчәнлеген дәвам итә. Бу юлы “Белмәмеш” клубына йөрүче балалар проект кысаларында чираттагы биремнәрне үтәде. Биремнәр герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан аның иҗаты буенча әзерләнгән иде.
Балалар бирелгән рәсемнәр буенча авторның шигырьләрен танып белде, аларны кычкырып укыды. Аннары шигырь исемнәрен дәфтәрләренә язып куйдылар.
Әлеге чара балаларның Муса Җәлил иҗатына кызыксынуын арттырды, шигырьләрнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итте.