Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

“Хәнәфи Бәдыйги- Тукай якташы”

25 февральдә Явлаштау авыл китапханәчесе китап укучылар белән Арча педагогия көллиятендә урнашкан "Әлифба" музеенда танылган шагыйрь, прозаик, галим һәм мөгаллим Хәнәфи Бәдигыйга 85 яшь тулу уңаеннан “Хәнәфи Бәдыйги- Тукай якташы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль искә алу кичәсендә катнашты. Кичәдә Хәнәфи Бәдыйгиның укучылары, туганнары һәм Арча педагогия көллияте шәкертләре катнашты. Кичәне “Әлифба” музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы алып барды. Катнашучылар Хәнәфи Бәдигыйнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның турыдагы җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Көллият укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм язган җырларын тыңладылар. Китапханәче язучы иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты.Чара катнашучыларга рухи байлык өстәде, укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уятты.