Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

«Әлифба» музеенда

25 февраль көнне  Арча педагогия көллиятендә урнашкан дөньядагы бердәнбер «Әлифба» музеенда булдык. Музей җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы безнең өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Музейда төрле елларда нәшер ителгән 76 телдәге әлифбалар бар. Экспозициядә гарәп, латин һәм кириллица графикасында басылган букварьлар, дөнья халыкларының әлифбалары, сугыш чоры китаплары урын алган. Әлифбалар саны елдан-ел арта бара. Без әлифбаны төзүчеләр — Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларның тормыш юлы, аларның иҗат мирасы белән таныштык. Аларның балаларга белем бирү өчен керткән өлешләре турында күп яңа мәгълүмат алдык.